Регистрация
Человеческие чувства часто сильнее возбуждаются или смягчаются примерами, чем словами
Пьер Абеляр
Сертификат владельца сайта
Сертификат владельца сайта https://www.guliya14.ru/
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сейчас на сайте: 1

 

Үзем турында...

        Мин, Шәрифуллина Гөлия Әзгать кызы, Татарстан Республикасының иң матур төбәкләреннән булган  Чистай районы Яуширмә авылында туганмын. Туган телемә, балаларга булган мәхәббәт мине мөгаллимлек хезмәте белән бәйләде. Татар Дәүләт Гуманитар институтын тәмамлап, үземнең күптәнге хыялым - мөгаллимлек хезмәтенә керештем. Хәзергесе вакытта Чистай шәһәренең “3нче гимназия”сендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Төп бурычым итеп, укучылар күңелендә татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, күңелләрендә рухи кыйммәтләр тәрбияләү дип саныйм. Укучыларым белән бергә шатланам, сөенәм, эзләнәм. Менә шулай унбиш ел үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә байтак кына тәҗрибә тупланган, үземнең эшем тәртипкә салынган. Шулар белән уртаклашасым килә.

                              Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

 

Мин язучы түгел, тик шулай да

Иҗат диңгезендә йөзәм мин.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Хаклык энҗеләрен тезәм мин.

Табиб түгел, ләкин савыктырам

Зәгыйфь күңелләрнең ярасын.

Мең шифалы туган телебездән       

Эзләп табып сихәт-дәвасын.

Укытучы, әйе! Тик әүвәле

“Ана” дигән изге атым бар.

Чит балага, үз әнкәсе кебек,

“Балам” диеп дәшәр хакым бар.

“Алай булгач, Сез укытучы түгел,

Бөек зат”, - дип, миннән көлмә син.

Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгаллимәсе

Татар теле мөгаллимәсе.

С.Әхмәтҗанова